Менделеевск Мәдәният сарае артистлары төзәтү колониясендә концерт куйды
10нчы төзәтү колониясендә хөкем ителгәннәр белән тәрбия эше кысаларында Менделеевскиның С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае артистлары катнашында концерт булды. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» сайты хәбәр итә.
Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул итте, алкышларга бик юмарт булды, ә программа тәмамлангач, аягүрә басып коллективка көчле алкышлар белән рәхмәт белдерде.