World News in Tatar

Депутат Милонов Яшел Үзәндә бала белән хатын-кызга этләр һөҗүм итү турында фикерен әйтте

Кешеләргә сукбай этләр һөҗүм итү проблемасын этләрне җавапсыз үрчетүне тыю һәм йортсыз хайваннарны вакцинацияләү һәм стерилизацияләүгә күбрәк игътибар бирү хәл итәргә ярдәм итәчәк. Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов ТР Яшел Үзән районында бала белән хатын-кызга этләр көтүе ташлану очрагы турында фикере белән уртаклашты. Ул бу хакта «Татар-информ»га сөйләде.

«Этләр теркәлгән булырга тиеш. Аларның паспорты булу мөһим. Шулай ук хайван өчен җаваплылык алган кешенең исеме, атасының исеме һәм телефон номеры күрсәтелергә тиеш. Этләрне вакцинацияләүгә бүлеп бирелә торган акчалар тиешле максатлар өчен тотылырга тиеш. Күп санлы тикшеренүләр күрсәткәнчә, вакцинацияләнгән этләр сирәгрәк очракта агрессив була, чөнки аларда гормоннар эшләп чыгарылмый», - дип белдерде Милонов.

Ул шулай ук йортсыз этләрне ашату бәла-казага китерә ала, дип билгеләп үтте.

Исегезгә төшерик, Яшел Үзән районында «Яшел Үзән» тимер юл станциясе янында кечкенә бала белән хатын-кызга сукбай этләр көтүе һөҗүм иткән.

Читайте на сайте