World News in Tatar

Татарстанлыларга көчле салкыннарда үтәлергә тиешле иминлек чаралары турында искәрттеләр

Бүген төнлә һәм 16 гыйнварда иртән Татарстанга көчле салкыннар килә. Һава температурасы -27 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип фаразлана. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә көчле салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта, дип кисәттеләр.

Республика халкына төп иминлек кагыйдәләрен искәрттеләр:

  • ватык мичләр белән файдаланмаска;
  • кулдан ясалган җылыткычларны кабызмаска;
  • эшләп торган мичләрне һәм электр җылыткычларың караусыз калдырмаска һәм балаларга карарга кушып калдырмаска.

Татарстанлыларга җылыту җиһазлары белән сак эш итәргә һәм көчле суыклар вакытында урамда озак йөрмәскә киңәш ителә.

Читайте на сайте