World News in Tatar

Рөстәм Нәбиуллин «Татар-информ» фотобанкына фотоархивын тапшырачак

Ветеран-журналист Рөстәм Нәбиуллин фотосурәтләренең оригиналларын «Татар-информ» фотобанкына тапшырачак. Бу турыда фотокүргәзмә ачылышында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

«Бу – кабатланмас, уникаль архив. Аларда аналоглары булмаган кадрлар, башка фотоларда очрамаган кешеләр бар. Бу фотосурәтләр зур мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия, аларны саклап калу бик мөһим. Рөстәм Нәбиуллин архивын безгә тапшыру турындагы карарны үзе кабул итте. Бу фотоларны киләчәк буыннар өчен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Без аларны куллана һәм киләчәктә күрсәтә алачакбыз», – дип белдерде Шамил Садыйков.

Шамил Садыйков сүзләренчә, күргәзмә төрле мәйданчыкларда күрсәтеләчәк. «Әлеге фотосурәтләр ярты ел дәвамында төрле мәйданчыкларда экспозицияләнәчәк. Күргәзмәне «ТНВ» һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе коридорларында, журналистика һәм филология факультетында, шулай ук Лениногорск шәһәренең мәдәният йортында оештырырга планлаштырабыз», – дип сөйләде ул.

Читайте на сайте