Самарада «Дуслык» оешмасының 15 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды
Бүген Самара шәһәрендә Самара өлкәсе «Дуслык» татар иҗади-иҗтимагый оешмасының 15 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды. Юбилей кичәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, хакимият вәкилләре, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, мәдәният эшлеклеләре, шулай ук татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Васил Шәйхразыев «Дуслык» оешмасының Самара өлкәсендә татар телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрне саклау һәм үстерү юнәлешендәге зур өлешен билгеләп үтте. Ул оешманың еллар дәвамында төрле буын кешеләрен берләштерүче көчле иҗтимагый үзәккә әверелүен ассызыклады.
Татарстан Республикасының «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары кичәнең күркәм бизәге булды. Ансамбль артистлары тамашачыларга бай концерт программасы тәкъдим иттеләр