World News in Tatar

Татарстанда җил һәм 17 градуска кадәр салкын көтелә

Бүген, 16 гыйнварда, Татарстанда Себер антициклоны тәэсирендә урнашкан аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика алмашынучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем көтелми. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Җил секундына 4 метрдан 9 метрга кадәр тизлек белән көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Бофорт шкаласы нигезендә, тизлеге 3,4-5,4 метр булган җил җиңелчә, 5,5-7,9 метр тизлек белән исүче җил уртача, ә 8,0-10,7 метр тизлектәге җил саф җил дип атала.

Төбәктә төнге -17, -22 (аязганда -27) градуслардан соң тәүлекнең якты вакытында термометр баганалары бары тик -12, -17 градуска кадәр генә (Казанда -14, -16 градуска кадәр) күтәреләчәк.

Читайте на сайте