World News in Tatar

Бөгелмәдә махсус операция хәрбиләре өчен 800 кап үлән чәе әзерләгәннәр

Бөгелмә районы Кече Бөгелмә авылы китапханәсендә волонтерлар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен чираттагы партия шифалы үлән чәе әзерләгән. Барлыгы 800 кап хуш исле чәй килеп чыккан. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Чәй составына мәтрүшкә, тукранбаш, карлыган яфрагы, юкә чәчәге, гөлҗимеш, бөтнек һәм башка үләннәр кергән. Файдалы эчемлек хәрбиләрне тәме белән сөендереп кенә калмыйча, алар өчен өйдән витаминлы ярдәм дә булачак, диелә хәбәрдә.

«Без егетләргә шушы чәй аша ярдәмебезне, кайгыртуыбызны, җылы теләкләребезне җиткерәбез. Аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын түземсезлек белән көтәбез», — дигән авыл волонтерлары.

Читайте на сайте