World News in Tatar

Балтач районында махсус операция катнашучыларының гаиләләренә утын белән булыштылар

Балтачта махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә һәрвакыт адреслы ярдәм күрсәтеп торалар. Бу юлы районда хәрби хезмәттәге якташларның якыннарына утын белән булышканнар. Бу хакта «Хезмәт» газетасы хәбәр итә.

Балтач районы администрациясе, башкарма комитет һәм авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләүче ир-егетләр махсус операция катнашучыларының гаиләләренең үтенече буенча утын әзерләү эшенә керешкән.

Гаиләләрдән кабул ителгән барлык сораулар җитәкчелек контролендә, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте