World News in Tatar

Татарстанда чит ил маркалы машина йөртүчесе юлда яткан җәяүлене таптап үтергән

Бүген төнлә республиканың Чистай районында Opel автомобиле йөртүчесе юлда яткан җәяүлене таптап үтергән.

ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары нигезендә, җәяүлене авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган.

Һәлак булучының ни сәбәпле юлда ятканы ачыклана.

Читайте на сайте