World News in Tatar

Әгерҗе районының Иске Эсләк мәдәният йортында «Кич утыру » кичәсе үткәрелгән

Элек-электән «Кич утыру» йоласы халык арасында популяр булган. Әлеге йоланы Әгерҗе районының Иске Эсләк авылында да яңартканнар. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

«Кич утыру» йоласы халык арасында яратып кулланыла. Элек-электән авыл хатыннары, кичләрен бер өйгә җыелып, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр: кызлар бирнәгә сөлге, ашъяулык, пәрдә һәм яулык чиккәннәр, ә өлкәнрәк хатыннар шәл, оекбаш, бияләйләр бәйлиләр. Шунда ук төрле уеннар оештырганнар, җырлаганнар һәм биегәннәр.

Иске Эсләк мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Кич утыру « кичәсе үткәрелде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте