Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсендә Тукайга багышланган әдәби бәйрәм узды
Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууга 140 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узган. Бу хакта Р.Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсенең Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина хәбәр итте.
Китапханәдә Тукайның үлемсез китаплары, фотографияләр һәм шагыйрь иҗатын өйрәнүчеләрнең фәнни хезмәтләре урын алган «Габдулла Тукайның шигырь һәм әкиятләр дөньясында» дип аталган әдәби почмак ачылган.
Тантаналы чарада Г.Тукай әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәре Резедә Нәгыймуллина, Казан шәһәре Яңа Савин районының 405нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм нәни китап сөючеләр катнашты, диелә хәбәрдә.
Фотолар: Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе.