World News in Tatar

Казанда Студентлар көнен «Хезмәт резервлары» стадионында билгеләп үтәләр

Иртәгә, 25 гыйнвар көнне Казан студентлары өчен «Хезмәт резервлары» стадионында бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә. Шугалак территориясендә интерактив мәйданчыклар эшләячәк, анда студентлар спорт һәм уен биремнәрендә катнаша ала. Программага шулай ук караоке һәм бию флешмоблары кертелгән. Өч сәгать дәвамында диджей-сет уйнаячак, диджей Бабл Гам кичәнең хедлайнеры буларак чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Студентлар кичке 19:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр рәхәтләнеп бозда шуа ала. Бу вакыт аралыгында шугалакка керү һәм тимераякларны прокатка алу бушлай оештырыла.

Тимераякны бушлай прокатка алу өчен студент билетын, паспортны һәм «Сбербанк» акционерлык җәмгыяте тарафыннан бирелгән махсус беләзекне күрсәтергә кирәк, аны стадион холлында әлеге банк хезмәтләрен тәкъдим итү ноктасында алырга була. Тимераяклар саны чикләнгән.

Бәйрәм чарасы 17:00 сәгатьтә башлана.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Казанның югары уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында 164 мең студент белем ала, шуларның 17 мең 032 се – чит ил кешеләре.

Читайте на сайте