Камал театрында «Фәрештәләр» документаль шигъри моноспектакле куела
30 гыйнвар көнне яшь шагыйрә Миләүшә Гафурова шигырьләренә нигезләнгән «Фәрештәләр» документаль шигъри моноспектакле булачак. Бу хакта «Калеб – яңа буын җыены»ның телеграм каналында хәбәр ителә.
Моноспектакльнең режиссеры – Гөлчәчәк Баһавиева. Әлеге проект «Калеб» яңа буын җыены ярдәме белән тормышка ашырыла.
Моноспектакль 30 гыйнвар көнне Камал театрының универсаль залында (Һ.Такташ ур., 74) булачак, 19.00дә башлана.