2025 елда Татарстан хәләл продукция экспортын 45 миллион долларга кадәр арттырган
Узган ел йомгаклары буенча Татарстан хәләл продукция экспортын 45 миллион долларга кадәр арттырган, бу 2024 ел күрсәткечләреннән өч тапкырга артык. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Бездә хәләл продукция экспорты 45 миллион долларга җитә. Нигездә, бу - кондитер продукциясе, якынча 80 процент», - дип аңлатты министр урынбасары.
2023 елда республика - якынча 11 миллион, 2024 елда 14 миллион долларлык хәләл продукция экспортлаган.
Элегрәк Гайнуллов билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2024 ел нәтиҗәләре буенча 150гә якын компания хәләл стандартлары буенча сертификацияләнгән. Ул вакытка хәләл продукция җитештерүче республика предприятиеләре Согуд Гарәбстаны, Малайзия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базарларында эшләде, шулай ук БДБ илләрендә яңа партнерлар тапты.
2025 ел ахырында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада хәләл индустрияне комплекслы үстерү белән шөгыльләнәчәк ведомствоара эшче төркем булдыру турында боерыкны имзалады. Аны ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев җитәкләде.
Моңа кадәр Татарстанда 2025-2030 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны үстерү программасын гамәлгә ашыру буенча чаралар планы әзерләнде. «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасы 2030 ел ахырына авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын 898,6 миллион долларга кадәр арттыруны күздә тота.