World News in Tatar

Казанда Ленинградны блокададан азат итүнең 82 еллыгына багышланган әдәби кичә оештырыла

Иртәгә, 26 гыйнварда, Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә багышланган әдәби кичә уздырыла. Шәһәр 82 ел элек тулысынча фашистлардан азат ителгән.

Шәһәр халкы өчен кичәдә сугыш елларында Дәрвишләр бистәсенә эвакуацияләнгән ленинградлылар тарафыннан язылган истәлекләр, хатлар һәм шигырьләр яңгыраячак, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.

Әдәби кичә Дәрвишләр бистәсе, Совет урамы, 18 йорт адресы буенча уза.

Чара бушлай оештырыла һәм 19:00 сәгатьтә башлана.

Читайте на сайте