World News in Tatar

Татарстан Гидрометеорология үзәге бу атнада көчле буран булачагы турында кисәтте

Татарстанда көчле салкыннарны буран алыштырачак. Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Иртәгәдән башлап һава торышы капма-каршы якка үзгәрә, без салкыннан буранга күчәбез. Явым – төшем күп булачак», - диде ул.

Әгәр элегрәк төбәктә һава шартлары Себер антициклоны йогынтысы белән билгеләнсә һәм явым-төшем күзәтелмәсә, хәзер вазгыять тамырдан үзгәрә.

«Себер антициклоны чигенә, аңа алмашка көнбатыштан циклонның фронталь бүлекләре килә. Алар температура фонын кискен күтәрәчәк һәм явым-төшем калып киләчәк. Нәтиҗәдә, техника тагын көчәйтелгән режимда эшләргә мәҗбүр булачак», - дип искәртте Феликс Гоголь.

Хәзер, төрле метеостанцияләрнең мәгълүматлары буенча, Татарстан районнарында кар катламының биеклеге 20-40 сантиметр тәшкил итә.

Читайте на сайте