World News in Tatar

Тукай музеенда

Тукай музеенда...

Кышның салкын җиле гайбәт сөйли,

Колакларны килеп чеметә.

Тукай музеена күңел тарта,

Сагынуларым гүя киметә.

Әкрен генә ишек шыгырдады,

Музей эче никтер тып-тыныч.

Стенадагы Тукай портреты да

Әйтә кебек: «Эх, дип, кызганыч!»

Онытасыз дия кебек Тукай,

Онытасыз туган телне дә!

Тәүге адымнарны баскан җирне,

Онытасыз туган илне дә!

Ялгышасың, шагыйрь, ялгышасың!

Татар теле – безнең туган тел!

Күкрәк сөте белән кергән телне

Кадерлибез, Тукай, без бит гел!

Саран гына лампа уты яна,

Каләм савытында кара бар.

Тукай портреты да һаман миңа

Әйтә кебек: «Дустым, карап кал!»

Туган телем, газиз туган җирем,

Һәм син, Тукай, минем күңелдә!

Милләтемнең йөзек кашы бит син!

Син бит кояш Татар күгендә!

Гафарова Камилә Сәрвәр кызы, 2023 ел.

Читайте на сайте