Казанда торак комплекс төзелешләрендә өч законсыз мигрантны тоткарлаганнар
Казанда полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре законсыз мигрантларны ачыклау буенча уртак рейд уздырды. Тикшерүләр төзелә торган торак комплекс территорияләрендә узды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Билгеләп үтелгәнчә, якын чит ил гражданнары РФ территориясендә законсыз рәвештә яшәгән. Аларның өчесенә дә административ беркетмәләр төзелгән, ә закон бозучыларның берсен якын арада мәҗбүри рәвештә илдән куачаклар.
Хокук сакчылары шулай ук кайсы компанияләрнең чит ил кешеләрен документларын тикшермичә генә эшкә алуын ачыклый. Аларны административ җаваплылыкка тартырга ниятлиләр.