World News in Tatar

-30 градуска җиткән салкыннар атна ахырында Татарстанга кире кайтачак - синоптик

Татарстанда бу атнада салкынча һава торышы күзәтеләчәк, ә атна ахырында республикага салкыннар кире кайтачак. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 30 гыйнварга каршы төндә Татарстан Республикасында һава температурасы -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

«Өч көн - 27-29 гыйнвар - кар явуы көтелә. Шуннан соң салкыннар башлана», - диде синоптик.

Ул республикада салкыннар 30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип өстәде.

Читайте на сайте