World News in Tatar

2026 ел башыннан Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 98 хәбәр килгән

2026 ел башыннан Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик кабул итү бүлмәсенә 98 мөрәҗәгать килгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрләрнең күп өлеше (52) - «Халык контроле» системасы, 36сы – министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе һәм 10сы кире элемтә платформасында теркәлгән.

Иң күп шикаятьләр (37) һаваның сыйфатына кагыла. Шулай ук республикада яшәүчеләр калдыкларны тиешле булмаган урында ташлау (25), су сыйфаты белән бәйле проблемалар (9) һәм башка экологик хилафлыклар (27) турында хәбәр иткән.

Бүгенге көнгә министрлык белгечләре 23 мөрәҗәгатьне хәл иткән.

Экологик кабул итү бүлмәсе инспекторлар гражданнарның мөрәҗәгатьләре нигезендә табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу очракларын оператив рәвештә ачыклый һәм бетерә алсын өчен булдырылган. 2025 елда кабул итү бүлмәсенә 6 160 хәбәр килгән.

Кабул итү бүлмәсе эше «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Читайте на сайте