Болгар ислам академиясендә белем бушлай бирелә
Болгар ислам академиясенең казанышларына һәм перспективаларына багышланган матбугат конференциясендә мөгаллим, дини-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Әхмәд Шәех Мостафа чыгыш ясады.
«Мин 26 ел буена укытучы булып эшлим һәм чит илләрдә – Катар һәм Гарәп Әмирлекләрендә 16 ел хезмәт куйдым. Барлыгы 18 китап авторымын. Көнчыгыш һәм көнбатыштагы илләрдә зур-зур командировкаларда булырга туры килде. Болгар ислам академиясе үз эшен башлаганнан бирле монда укытам, Татарстан Рәисе чакырган иде. Әйтергә кирәк, татар студентлары бик тырышлар һәм укуларын тәмамлагач та зур уңышларга ирешәләр. Ә академия – дини белем бирү өлкәсендә алдынгы югары уку йорты статусында елдан-ел дәлилли», – диде ул.
Болгар ислам академиясендә белем алырга теләүчеләрне имтиханнар белән, юлламалар нигезендә генә кабул итәләр. Укыту процессы бушлай бара. Яшәү бүлмәсе һәм көненә 3 мәртәбә хәләл кайнар ризык белән тукландыру каралган. Фикх дәресләре ике мәзхәбтә укытуга көйләнгән. Аннан соң укуларына карап шәкертләргә 10, 8 һәм 2 мең күләмендә стипендияләр түләнә һәм һәр ел махсус формалар тектерелә.
«Соңгы елларда безгә укырга керергә теләүчеләр арасыннан татарстанлылар да артты. Мәсәлән, бөтен студентларыбыз арасыннан 54 проценты – татарларны тәшкил итә. Аннары Башкортстан, Пенза, Мордовия өлкәләреннән дә укырга киләләр. Чит илләрдән студентлар ул кадәр күп, дип булмый», – дип өстәде академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов.
Төрле төбәкләрдән килгән студентлар арасында фикер һәм караш үзенчәлекләре Кавказ белән урта Россиядән булган халыкларда гына сизелүен дә әйтеп үттеләр. «Кавказ якларыннан киүче шәкертләр, гадәттә ислам дине тәгълиматларын, гарәп теле фәнен, суфыйчылык традицияләрен ныклап беләләр. Чөнки алар шул мохиттә тәрбияләнгән, яшәгән. Ә үзебезнең төбәкләрдән килгәннәр – дөньяви карашлырак. Ләкин бу бернинди каршылыкларга да китерми, студентларыбыз дустанә мөнәсәбәттә бер-берсе белән аралашып яшиләр», – фәнни эшчәнлек буенча проректор вазифаларын башкаручы Айнур Солтанов.
Ерак чит илләрдән килүче абитурентларга кагылышлы мәгълүмат та яңгырады. Бу яклардан килүчеләр укырга кабул ителүгә тиешле документлар җыюга ваемсыз карауларын билгеләделәр.