World News in Tatar

Казанда Горький шоссесында фура катнашында юл һәлакәте булганнан соң зур бөке җыелган

Казанның Горький шоссесында җиңел автомобиль һәм фура катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Хәзерге вакытта урында Дәүләт автоинспекциясе һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасы хезмәткәрләре эшли. Юл һәлакәтенең шартлары ачыклана.

Авария нәтиҗәсендә Горький шоссесында зур бөке барлыкка килгән. Кичке 18:05 сәгатькә Казан юлларының йөкләнеше җиде балл дәрәҗәсендә бәяләнә.

Читайте на сайте