95 яшьлек галим «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Россия Фәннәр академиясенең Татарстаннан академигы – 95 яшьлек Игорь Тарчевскийга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.
«Галим күпьеллык нәтиҗәле фәнни эшчәнлеге һәм фәнни кадрлар әзерләүгә керткән өлеше өчен бүләкләнә <... > Сезнең биографиягез искиткеч – аның белән бөтен ил горурлана», – диде Ләйлә Фазлыева бүләкне тапшырганда.
Игорь Анатольевич бүләк өчен рәхмәт белдерде.
«Рәхмәт! Россиядә фәнгә ярдәм итү дәрәҗәсе белән чагыштырганда, Татарстанда фәнгә көчлерәк ярдәм күрсәтелә», - диде ул.
Игорь Тарчевский – атаклы совет һәм Россия үсемлекләр физиологы, Россия Фәннәр академиясенең Татарстаннан өч академигының берсе.
Фото: © Наталья Рыбакова, «Татар-информ»
«Хәзерге заман яшьләре социологик сораштыруларда фәнгә керткән өлешнең илнең зур нәтиҗәсе булуын аңлый һәм таный. Сез әйткән сүзләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевичның эш стратегиясенең нәтиҗәлелеген тагын бер кат раслый», - диде Фазлыева.
Олы яшьтә булуына карамастан, Игорь Анатольевич бүгенге көндә актив галим, «Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге» Казан биохимия һәм биофизика институтының баш фәнни хезмәткәре булып тора.