World News in Tatar

Казанда Яңа ел бизәлеше конструкцияләрен якындагы ике атнада сүтеп бетерәчәкләр

ТР башкаласында парк һәм скверларда Яңа ел конструкцияләрен сүтү эшләре башланды. Җәмәгать киңлекләрендәге бәйрәм бизәлешен якындагы ике атнада тулысынча сүтеп бетерергә планлаштыралар. «Черек күл» паркы гына искәрмә булачак. Биредә Яңа ел декорацияләре шәһәр халкын шугалак сезоны тәмамланганчы сөендерәчәк. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенге көнгә Дәрвишләр бистәсенең Тынычлык урамындагы паркта, «Ак Чәчәкләр» бульварында, Фучик урамындагы бульварда, «Континент» паркында, «Салават Күпере» торак комплексы янындагы паркта, Урицкий исемендәге паркта һәм Лядский бакчасында чыршы һәм бәйрәм бизәлеше конструкцияләре сүтелгән.

Якын арада шәһәр хезмәтләре башка мәйданчыкларда да декорацияләрне алып куячак. Бу атнада «Крылья Советов» паркында һәм Серов урамындагы бульварда Яңа ел чыршыларын сүтү планлаштырыла, дип хәбәр иткәннәр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Читайте на сайте