World News in Tatar

Казан 23 февраль ялларында туристларны җәлеп итә торган шәһәрләр арасына кергән

20 февральдән 23 февральгә кадәр бәйрәм яллары чорында Россия туристлары арасында Казанга сәфәрләргә ихтыяҗ 54 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ»га «Островок» сервисы экспертлары хәбәр итте.

Казан популярлык буенча сигезенче урында тора.

Моннан тыш, бәйрәмнәр алдыннан Казан туристларының Россия буенча сәфәрләргә кызыксынуы арткан. Сервис мәгълүматлары буенча, Казаннан сәяхәтчеләрнең 58 проценты парлап ял итә. Соло-туристлар һәм гаиләләр өлешенә 18әр процент туры килә, тагын 6 процентны өч кешедән компанияләр тәшкил итә.

Иң популяр юнәлешләр арасында – Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи, Түбән Новгород һәм Калининград.

Читайте на сайте