World News in Tatar

Мөхәммәтшин махсус операциягә ярдәм итү турында: Кешеләр соңгы әйберен бирергә әзер

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады. Ул торак мәсьәләләрен вакытында хәл итүнең, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлегенә басым ясады.

«Җиңел чор түгел, махсус хәрби операция бара, гуманитар йөкләр җыела. Без «Бердәм Россия» партиясе линиясе буенча берничә йөз тонна төрле йөк җибәрдек. Мин үзем катнаштым, 15әр йөк машинасы җибәрдем. Кешеләр соңгы әйберен бирергә әзер», - дип белдерде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәйрия акцияләрендә өлкән яшьтәге кешеләр дә катнаша.

«Ул (өлкән яшьтәге хатын-кыз – Т-и. иск) мамык шәлен салып бирде. «Күңел җылымны җибәрәм, рәхмәтемне белдерәм», – диде. Республикабызда нинди яхшы, игелекле күпмилләтле халык яши...» - диде Мөхәммәтшин.

Ул ассызыклаганча, махсус операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең, шулай ук күп балалы гаиләләрнең барлык мөһим мәсьәләләрен хәл итү өстенлекле бурыч булып тора.

Читайте на сайте