World News in Tatar

Көчле кар яву сәбәпле,Татарстанда трассаларда йөк машиналары өчен хәрәкәтне чикләделәр

Көчле кар яву һәм юлларда күрү мөмкинлеге начар булу сәбәпле, Татарстанда берничә трассада автобуслар һәм йөк машиналары өчен хәрәкәтне вакытлыча чикләделәр.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Казан – Оренбург» трассасысының 89нчы чакрымнан 249нчы чакрымга кадәр участогында, «Чистай – Түбән Кама» һәм «Алексеевск – Әлмәт» юлларында чикләүләр кертелгән.

Чикләүләр һава торышы җайланганчы гамәлдә булачак. Ведомствода юлларда проблемалар килеп чыккан очракта 8(843)5333888 номерына шалтыратырга киңәш иттеләр.

Читайте на сайте