Биектау районыннан махсус операция ветеранына «Салават күпере»ндә фатир бирделәр
Биектау районыннан махсус хәрби операция ветераны Рамазан Габделхаковка Казанның «Салават Күпере» торак комплексындагы яңа фатир ачкычын тапшырдылар.
Рамазан Чернышевка авылында туган. Ул – махсус хәрби операция катнашучысы. Каты яралангач аягын ампутацияләгәннән соң туган районына кайткан. Рамазан ятим үскән, шуңа күрә аңа социаль ярдәм чаралары кысаларында фатир бирелде.
Ветеранны Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов котлады.
«Яңа йортыңда һәрвакыт җылы, уңайлы һәм тыныч булсын. Безнең хәрбиләребез – патриотизм һәм көчле рух үрнәге. Илебез иминлеген яклавыгыз өчен рәхмәт. Котлыйбыз, Рамазан!» - диде ул.
Фото: ТР Биектау районы матбугат хезмәте