World News in Tatar

Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденына лаек булды.

Бу хакта указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Документ хокукый актларны рәсми чыгару порталында урнаштырылган.

Сәясәтче Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өчен бүләкләнә, диелгән указ текстында.

Элегрәк ТР Дәүләт Советы Рәисе 2012 һәм 2017 елларда IV һәм III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән иде.

Читайте на сайте