World News in Tatar

Быел Казан метростанцияләрендә иҗтимагый Wi-Fi барлыкка киләчәк

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин «Татар-информ» агентлыгының Казан метрополитенында Wi-Fi челтәрләрен үстерәчәкләрме дигән соравына җавап бирде.

«Әйе, безнең шәһәр белән берлектә шундый планнарыбыз бар. Станцияләрдә генә түгел, ә бер станциядән икенчесенә барганда, вагон эчендә дә интернеттан файдалану мөмкинлеге булачак», - диде Начвин.

Планнар нигезендә, быел Казанда метроның барлык станцияләрендә дә иҗтимагый Wi-Fi эшләтеп җибәреләчәк, дип өстәде ул.

Гомумән алганда, Татарстанның җәмәгать урыннарында Wi-Fi иҗтимагый челтәрләрен үстерү буенча планнар бар.

«Биредә транспорт тукталышлары, күп функцияле үзәкләр, поликлиникалар хакында сүз бара», – дип өстәде министр.

Читайте на сайте