World News in Tatar

Башка төбәкләрдә эзләүдә булган 11 җинаятьче Татарстанда тоткарланган

Башка төбәкләрдә эзләүдә булган 11 җинаятьчене Татарстанда тоткарлаганнар. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Оренбург өлкәсе, Башкортстан һәм Удмуртиядәге коллегаларына ярдәм иткән.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 18-21 гыйнварда Татарстанда «Эзләү» операциясе узган. Бу вакыт эчендә 11 кешене тоткарлаганнар.

Түбән Кама районында караклык өчен хөкем ителгән 39 яшьлек Башкортстан кешесен тапканнар. Ул мәҗбүри эшләрне үтәргә тиеш булган, әмма качып киткән.

Шулай кеше үтергән өчен хөкем ителгән 60 яшьлек Удмуртия кешесен тоткарлаганнар. Ул ике елга якын качып яткан. Аны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү камерасы ярдәмендә тапканнар һәм арендага алынган фатирда тоткарлаганнар.

Казанда 2023 елда колониядән азат ителгәннән соң инспекциягә килмәгән һәм федераль эзләүгә бирелгән Оренбург кешесен тапканнар.

Читайте на сайте