World News in Tatar

Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларга буранда ерак юлга чыкмаска киңәш итә

Бүген, 30 гыйнварда, Татарстанда көчле кар яву, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитүе, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кимүе, юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

Катлаулы метеорологик шартлар аркасында трассаларда иминлекне тәэмин итү максатыннан транспорт чаралары өчен хәрәкәтне вакытлыча чикләргә мөмкиннәр.

Дәүләт автоинспекциясе халыкка артык ихтыяҗ булмаганда шәхси автомобильдә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә.

Читайте на сайте