World News in Tatar

Татарстанда бүген кар, буран һәм бозлавык фаразлана

Бүген, 31 гыйнварда, Татарстанда явым-төшемле болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, республикада кар һәм җепшек кар явачак, урыны белән явым-төшем көчле булачак. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булу ихтимал.

Җил секундына 6-11 метр тизлек белән көньяк-көнбатыштан һәм төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Кайвакыт җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасы -3..-8 градус (көнбатыш һәм төньяк районнарда -12 градуска кадәр) була.

Юлларда кар өемнәре һәм бозлавык көтелә. Буран һәм күрү мөмкинлеге 500-1000 метрга кадәр начарлану фаразлана.

Читайте на сайте