World News in Tatar

Татарстанда слесарь өстенә трактор ауганнан соң җинаять эше ачылды

Казанда слесарь өстенә трактор ауганнан соң җинаять эше ачылды.

Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерү кеше үлеменә китергән иминлек техникасын бозу фактларын ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, җинаять эше ачылган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә Казанда канализациядән су суыртканда трактор үзеннән-үзе торба үткән зонага төшкән һәм 63 яшьлек слесарь ир-атның өстенә төшкән. Эшче алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Читайте на сайте