World News in Tatar

Казанда төнлә кар чистарту урыннарыннан 36 машинаны эвакуатор алып киткән

Казанда бүген төнлә 34 җиңел машинаны һәм ике йөк машинасын штрафстоянкаларга алып киткәннәр.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, машиналарны дөрес урынга куймау һәм шәһәрне кардан чистартырга комачаулау сәбәпле эвакуатор алып киткән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Буран» планы гамәлдә булу сәбәпле, Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында машиналарны махсус стоянкага күчерәләр. Башка районнарда машиналарны эвакуатор белән алып киткәннәрме икәне әлегә билгеле түгел.

Читайте на сайте