World News in Tatar

Февральнең беренче көнендә Татарстанда кар һәм бураннар дәвам итә

Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кар явуын дәвам итәчәк. Кайбер районнарда, шул исәптән ТР башкаласында, буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана.

Секундына 6-11 метр тизлек белән исүче төньяк-көнчыгыш җиле, вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндез ул урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәячәк (аерым алганда, Казанда). Юлларда кар көртләре һәм бозлавыклар барлыкка килә.

Көндез Татарстанда -4.. -9 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында -4.. -6 градуска кадәр).

Казанда 30 гыйнварда «Буран» планы игълан ителде. Ул 2 февраль төн уртасына кадәр гамәлдә булачак. Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 26,5 мең тонна кар чыгарылган.

Читайте на сайте