World News in Tatar

Казан аэропорты янында берьюлы берничә авария булган

Казан аэропорты янында берьюлы берничә юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар «Татар-информ»га видео җибәрде.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Горький шоссесында берничә юл һәлакәте булу сәбәпле, хәрәкәт чикләнгән.

Республика Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска тырышырга һәм шәхси автомобильләрдә йөрүдән баш тартырга чакырды. Казанда 30 гыйнварда игълан ителгән «Буран» планы гамәлдә.

Читайте на сайте