World News in Tatar

Динә Хөснетдинова фигуралы шууда сикерү буенча Россия чемпионатында икенче урын яулады

Фигуралы шуучы Динә Хөснетдинова сикерү буенча Россия чемпионатында икенче урын яулады. Спортчы 119,26 балл җыйды. Җиңүче Алиса Двоеглазованың нәтиҗәсе 127,27 балл булды.

Призерлар өчлеген Дарья Садкова (111,99 балл) йомгаклады. Барлык финалисткалар да Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе белән шөгыльләнә.

16 яшьлек Динә Хөснетдинова Татарстанның Зәй районында туган. 2025 елда фигуралы шуучы бөтенроссия дәрәҗәсендә үзен көчле спортчы буларак күрсәтте: Казанда узган Гран-при этабында җиңде һәм Магнитогорскида бронза медаль яулады.

Читайте на сайте