World News in Tatar

Язучылар берлегендә Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган «Фәттах фест» фестивале узачак

7 февральдә Татарстан Язучылар берлегендә язучы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган «Фәттах фест» фестивале узачак. Бу хакта ТР Язучылар берлеге телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Чара әдәбият, кино, музыка, тарих һәм заманча татар мәдәнияте белән кызыксынучы яшьләр өчен оештырыла. Аның максаты – яшьләрне татар әдәбияты, Нурихан Фәттах иҗаты, татар тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру.

Керү ирекле. Катнашу өчен теркәлү сорала.

Читайте на сайте