World News in Tatar

Гыйнварда Татарстанда кызамык йоктыру очрагы ачыкланган

Гыйнварда Татарстанда кызамык йоктыру очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«246 кешенең авырган кеше белән контактта булуы ачыкланды, вакцинация дүртесенә генә кирәк булды. Димәк, бу халыкның прививкалар ясатканлыгы турында сөйли», – диде Любовь Авдонина.

Ул республикада яшәүче 2,5 меңләп кешенең кызамыкка каршы прививкадан баш тартуын искәртте. «Вакцинация булырга тиеш. Олы кешенең ике привикасы булуы зарури», – диде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Читайте на сайте