Алексей Песошин Сталинградны саклаучыларның батырлыгы турында искә төшерде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлады. Бу хакта ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул үзенең мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, бу дата ил тарихында аерым урын алып тора, Бөек Ватан сугышының төп бәрелешләренең берсендә һичнәрсә белән алыштыра алмаслык югалтуларга бәйле кайгыны һәм җиңү шатлыгын берләштерә. Песошин Сталинград сугышы 1943 елның 2 февралендә тәмамлануын искәртте.
Аның сүзләренчә, вакытлар үтү белән совет халкы күрсәткән батырлыкның әһәмияте тагын да ачыграк күренә: Сталинградны саклаучыларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы какшамас рухи көч символы булып кала һәм ул дөнья тарихына мәңгегә язылган. Ул билгеләп үткәнчә, сугышта катнашучыларның фидакарьлеге һәм батырлыгы – үзеңне аямыйча Ватанга хезмәт итү үрнәге.
Песошин шулай ук Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына бәйле хәтерне саклау һәм халыкның батырлыгы турындагы хакыйкатьне киләсе буынга тапшыру уртак бурыч булып тора, дип белдерде.
Песошин аерым рәхмәт сүзләрен сугыш ветераннарына, Сталинградны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә юллады, аларның батырлыклары беркайчан да онытылмаячагын билгеләп үтте. Ул аларга нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.