Юстиция министрлыгында хәрбиләрнең гаиләләрен алдауның яңа схемасы турында кисәттеләр
ТР Юстиция министрлыгында хәрбиләрнең гаилә әгъзаларын алдауның яңа схемасы турында кисәттеләр. Җинаятьчеләр Оборона министрлыгы белән бәйле ведомство хезмәткәрләре буларак шалтыраталар һәм янәсе тиешле, әмма бирелмәгән бүләкләр яки компенсацияләр турында сөйлиләр.
«Мошенниклар зур суммалар белән эш итә – булмаган бүләкләр өчен миллион сумнан алып 18 миллион сум күләмендә компенсацияләргә кадәр. Шул ук вакытта алар коррупция схемалары һәм хәрби комиссариатларның хаталары турында искә алып, психологик басым кулланалар», – дип аңлата Юстиция министрлыгы белгечләре.
Ведомство белгече Илһам Мидхәтов аңлатканча, бернинди дәүләт органнары түләүләрне яки бүләкләүләрне телефон аша рәсмиләштерми, ә барлык мондый мәсьәләләр рәсми инстанцияләр аша гына хәл ителә.
«Алынмаган миллионнар», «яшерен бүләкләр» яки «медальләр өчен өстәмә түләүләр» – мошенниклыкның ачык билгесе. Мондый шалтыратулар вакытында шунда ук әңгәмәне туктатырга, номерны теркәргә һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.