Битлек
Битлек
Сулар кебек ага икән вакыт,
Синең гомер булган бары аклык.
Музей, син яшәгән вакыт, гамәл,
Тарих – битлек, сиңа караган мәл.
Сине тарих битлегенә салдык,
Шулай без бер яшь ятимсез калдык.
Күпне күргән йөзе... Булса исән
Үткен сөйләр иде... Аңа тисәм,
Әйләнмәмме икән язучыга?
Ниләр язар икән язмышыма?
Әй бу юньсез уйлар! Нигә инде
Сине тотып карау? Теләк җиңде.
Шул кадәрле тирән караш, сөйләм,
Димәк, укымышлы халкын сөйгән.
Халыкка нур сипкән тырыш бәндә
Ак сафлыгың һәр сүздә, шигырьдә.
Киң маңгаең, күпме анда хисләр,
Урап йөрткән сине, язмыш, эзләр.
Якты уең башкарган күп эшләр,
Тукай битлегенәдер, бу сүзләр.
Исән чакта бәяләнми шагыйрь,
Олы хезмәт! Әмма тормыш фәкыйрь…
Фәрхуллин Әмир Раиф улы, 2023 ел. «Җәнлек совхозы мәктәбе», 10 нчы сыйныф. Мамадыш районы Кече Кирмән авылы.
Җитәкчеләр: Шиһапова Ләйсән Камил кызы, Әлмиева Гөлнур Нургаян кызы.