Казанның муниципаль парковкалары «Буран» планы аркасында тагын ике көн бушлай булачак
Татарстан башкаласының барлык муниципаль парковкалары тагын ике көн, 3 һәм 4 февральдә бушлай эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бушлай эш режимы гамәлдә булуның сәбәбе - «Буран» планын озайту. Чара юл хезмәтләренең урамнарны кардан чистарту эшен җиңеләйтү һәм юл кырыенда калдырылган автомобильләр санын киметү өчен каралган - соңгылары махсус техника узуга комачаулый.
Шәһәр администрациясендә Казан халкын мөмкин кадәр шәхси транспортта йөрүне чикләргә сорыйлар.