Чувашиядә татар-башкорт көрәше буенча ярыш үтте
Комсомол муниципаль округы Урмай урта мәктәбе спорт залында Урмай һәм Тукай мәктәпләре командалары арасында татар – башкорт көрәше буенча ярышлар узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу чара Урмай авылында милли спорт төрен үстерүдә әһәмиятле адым булды. Төрле сәбәпләр аркасында соңгы елларда яшь көрәшчеләрне тиешенчә әзерләү эше арткарак калды.
Узган ел Урмай урта мәктәбе хакимияте көрәшне үстерү инициативасын үз өстенә алды. Теләге булган балалар һәм аларның ата-аналары җыелды. Планнар корылды, тренировкалар өчен төркемнәр төзелде.
Хакимият, тренер, иганәче һәм ата-аналарның уртак тырышлыгы белән татар-башкорт көрәшенә балаларда зур кызыксыну уянды. Бу Урмай авылы яшьләрен тәрбияләүдә һәм милли традицияләрне ныгытуда уңай күренеш, диелә хәбәрдә.