World News in Tatar

Казанда гыйнвар ахырында югалган 20 яшьлек кыз табылган

Казанда 24 гыйнварда югалган 20 яшьлек кызны исән килеш тапканнар. Бу хакта бүген 00.15 сәгатьтә «ЛизаАлерт» эзләү‑коткару отрядында хәбәр иттеләр. Эзләү операциясе тугыз тәүлек дәвам иткән.

«Табылды, исән! Эзләүдә катнашкан, репост ясаган һәм мәгълүмат тараткан һәркемгә рәхмәт», - диелә волонтерлар хәбәрендә.

Башка нечкәлекләре билгеле түгел.

Читайте на сайте