World News in Tatar

Яшел Үзәндә күпкатлы йортта чыккан янгында өч кеше һәлак булган

Яшел Үзәндә төнге сәгать өчләр тирәсендә Чапаев урамы, 1 адресы буенча коридор тибындагы тугыз катлы кирпеч йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүдә һәм эвакуацияләүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 27 белгече һәм 7 берәмлек техника катнашкан. Алар 9 кешене коткарган, алар арасында ике бала да бар.

Кызганычка, янгында ике ир-ат һәм бер хатын-кыз һәлак булган. Аларның шәхесләре хәзер ачыклана.

Янгын мәйданы 10 кв.м тәшкил иткән. Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре фаҗиганың сәбәбен ачыклый.

Вакыйга урынына шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев килгән. Фаҗиганең башлангыч сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, диелә.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Читайте на сайте