World News in Tatar

Февраль һәм март айларында Казаннан Мәскәүгә өстәмә поездлар билгеләнә

Февраль һәм марттагы бәйрәм көннәрендә Казан – Мәскәү маршрутында өстәмә поездлар билгеләнәчәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Казаннан 205/206 номерлы поезд 20 февральдә һәм 6 мартта 00:10 сәгатьтә кузгалып китәчәк. Ул Мәскәүгә шул ук көнне 15:48 сәгатьтә килә. Кире юнәлештә состав шулай ук 20 февральдә һәм 6 мартта 21:27 сәгатьтә китә һәм икенче көнне 13:00 сәгатьтә Татарстан башкаласында булачак.

285/286 номерлы поезд 23 февральдә һәм 9 мартта 15:00 сәгатьтә кузгалып китә һәм киләсе тәүлеккә 4:07 сәгатьтә Мәскәүгә килеп җитәчәк. Казанга ул 24 февральдә һәм 10 мартта 9:20 сәгатьтә юл тота һәм шул ук көнне 21:45 сәгатьтә Татарстан башкаласында булачак.

«Поезд составында плацкарт һәм купе вагоннары бар. Кайбер купе вагоннарында балалар белән пассажирлар өчен урыннар каралган. Вагоннарның берсендә хәрәкәтләнүдә кыенлыклар кичергән пассажир һәм аны озатып йөрүче өчен купе бар», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Читайте на сайте