World News in Tatar

Синоптик Шувалов: Татарстанда февраль салкын булачак

Алдагы ункөнлектә Татарстанда температураның тискәре аномалиясе көтелә, ул -5-6 градус тәшкил итәчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бөтен февраль нормадан түбәнрәк булсын өчен бу җитәрлек. Айның икенче яртысы беренчесенә караганда салкынрак булыр, мөгаен. Тулаем алганда, февраль температура буенча климатик нормага карата 2-3 градуска түбәнрәк булачак», - дип аңлатты ул.

Климат үлчәмнәре буенча февраль аз карлы һәм шактый салкын ай санала. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, февральдә Татарстанда уртача айлык һава температурасы нормада -10,7 градус, республика буенча уртача явым-төшем 26,1 миллиметр тәшкил итә. Әмма быелгы февраль карлы булырга мөмкин.

Читайте на сайте