«Черек күл» паркында шугалак һәм тимераякларны прокатка бирү пункты яңадан эшли башлады
Казанда «Черек күл» паркында янәдән үзәк шәһәр шугалагы, шулай ук тимераякларны прокатка бирү пункты эшли башлады. Бу хакта Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр иттеләр.
Эш көннәрендә мәйданчык 12:00 дән 22:00 гә кадәр, ял көннәрендә 10:00 нан 23:00 кә кадәр эшли. Тимераякларны прокатка бирү шугалак эшләп бетәргә 1 сәгать 15 минут кала һәм техник тәнәфес алдыннан туктатыла.
Исегезгә төшерәбез, «Черек күл» паркындагы Яңа ел иллюминациясе шугалакның эш сезоны тәмамланганчы шәһәр халкын сөендерәчәк.